Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ригада тәртип бозучылар җәза алачак


Латвия премьер-министры Ивар Годманис, сишәмбе кич Ригада булган урам җыенында тәртип бозганнар үз җәзасын алачак, дип белдерде.
13 гыйнвар Латвия башкаласы урамнарына хөкүмәтнең икътисади кризиска каршы чараларына кәнәгатьсезлек белдереп 10 мең кеше чыкты. Халык парламент каршына җыелды, бинаның тәрәзәлерен ватты.

Полиция 130лап кешене кулга алган. 28 кеше, шул санда полиция хезмәткәрләре яраланып хастаханәгә салынган.
XS
SM
MD
LG