Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәрифтә Фәләстингә акча җыялар


Бу акчалар һуманитар ярдәмнән тыш башка максатларга да тотылмаса ярар иде, дип борчылучылар да юк түгел.

Менә берничә көн инде ислам дине тарафдарлары арасында кесә телефоннары аша SMS хәбәрләр тарала. Урыс телендә ул. Тәрҗемәсе болай: “Әссәләмү галәйкүм! Кол Шәрифтә фәләстинлеләргә ярдәм җыела. Башкаларга да җибәр”.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге башлыгы Әхмәт Халиков сүзләренчә, Фәләстингә ярдәмгә акча җыю дәвам итә. Әмма җыелган акчаларның ничек тапшырылачагы хәл ителмәгән әле. Русиянең гадәттән тыш министрлыгы ашамы, яки Русиядәге Фәләстин илчелегенә бирелерме, тәгаенләнмәгән.

“Фәләстин илчелегенә шалтыратып кирәкле әйберләр исемлеген алдык. Мөфти Госман хәзрәт фәләстин халкына булышу максаты белән акча җыябыз дип бөтен мәчетләргә хәбәр итте”.

Әхмәт Халиков белдерүенчә, фәләстин даруларга мохтаҗ. Җыелган акчалар “Зәкят” комитетында тупланачак. Исемлектә булган бөтен әйберләр дә алыначак һәм фәләстин халкына җибәреләчәк, ди Халиков.

Дөнья җәмәгатьчелегендә Израиль – Фәләстин низагына караш бер төрле генә түгел. Кайберәүләр, Татарстан диния назәрәтенең бу ярдәме дә бер яклы гына, яхшы гамәл дип кабул ителмәскә дә мөмкин, дип белдерә.

“Мин дин сәясәттән аерылган дип әйтергә телим. Бездә чын күңелдән кайгырту бар. Шуның өчен фәләстин халкына нинди дә булса ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бу безнең Аллаһ тарафыннан вазифабыз. Анда да мөселман халкы яши, монда да мөселман халкы яши”, диде Әхмәт Халиков.

Татарстандагы яһүдләр җәмгыяте вәкиле Давид Токар, сугыш ике як өчен дә җан әрнүе, кан кою бик начар әйбер, дип белдерде. Ә Татарстанда мөселманнардан фәләстингә дип акча җыюга килгәндә ул, башка максатка китмәсә ярар иде, дип борчыла.

“Бу уңай күренеш. Бу акчалар нинди максат белән җыелган шуңа, файдага гына тотылсын иде. Иң әһәмиятлесе - бу акчалар тиеш булмаган кешеләрнең кулларына кермәсә ярар иде. Минем нәрсә турында әйтергә теләгәнемне сез аңлыйсыздыр дип беләм”, диде Давид Токар. Бу акчалар корал алу өчен тотылмаса ярар иде, дип борчыла ул.

XS
SM
MD
LG