Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Европа Берлеген Украинага басым ясарга чакыра


Русия премьер-министры Владимир Путин Европа Берлеген Украинаны үз җире аша газ транзитын яңыртуын таләп итеп аңа күбрәк басым ясарга чакырды. Бу хакта ул Мәскәүгә газ турында сөйләшер өчен килгән Словакия, Болгарстан һәм Молдова премьер-министрлары белән булган очрашудан соң әйтте.

Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануель Баррозо Русия һәм Украина ышанычны югалта бара, дип газ ширкәтләрен мәхкәмәгә бирү белән янады.

Украина премьер-министры Юлия Тимошенко Путин белән очрашырга әзер булганын белдерде. Русия газының Европага барып җитмәвендә Мәскәү белән Киев бер берсен гаепли.
XS
SM
MD
LG