Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар бакчасы ябыла: дәүләт ярдәме кирәк


Русиянең кайбер төбәкләрендә балалар бакчалары ябыла башлаган. Татарстанда мондый хәл күзәтелми.

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтелгәнчә, кризис сәбәпле муниципаль берәмлекләр балалар бакчаларын хәзер бөтенләй финансламый. Шуңа күрә, алар ябылуга дучар. Екатеринбургnews язуынча, Свердловски өлкәсендә 8 балалар бакчасы ябылган. Азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле, бакчаның бурычы шактый җыелган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев әйтүенчә, андый хәл кабатланмасын өчен дәүләттән финанслау гарантияләнгән булырга тиеш.

“Русия төбәкләрендә дистәләгән балалар бакчасы ябыла. Чөнки ашамлыкларга бәя күтәрелде. Балалар бакчасы өчен түләүне арттыру тәкъдимнәре бар, әмма ата-аналар моны күтәрә алмаячак. Шуңа балалар хәзер өйдә кала”, диде Вәлиев.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда әлегә бу өлкәдә кыенлыклар юк.

Наил Вәлиев
“Балалар бакчаларына түләүне дә элекке килеш саклап калачакбыз, аларны япмаячакбыз да. Республиканың аларны тотарга мөмкинлеге бар”, диде министр.

Комитет утырышында шулай ук Курски өлкәсе думасының “Авыл җирендәге педагогик хезмәткәрләр өчен ташламаларны саклап калу” мөрәҗәгате дә каралды.

“Авыл мәктәпләренә укытучылар җитми. Хезмәт хакы кимрәк, сәгатьләре дә азрак. Шуңа хөкүмәт тарафыннан аларга ярдәм кирәк. Ул ташламаларны да алып ташласаң авыл мәктәбендә эшләүнең бернинди этәргече калмый. Коммуналь хезмәтләргә ярты бәя түләү булсынмы, утын китертүме яки башка ярдәмме укытучыларга каралырга тиеш”, диде Наил Вәлиев.

Билгеле булганча, Русиядә берничә ел элек 122нче канун нигезендә, ташламаларны бетерү карары чыгарылган иде.

“Ул исәпкә укытучыларны кертергә ярамый”, диде Вәлиев.

Моннан тыш ул кризис һәм реформалар сәбәпле, татар телен укытканнарга 15% өстәмә түләүне дә бетерергә туры килмәгәе дип борчылды.
XS
SM
MD
LG