Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат чаралары “Милли мәҗлес”не “яктырта”


Пәнҗешәмбе Татарстан мәгълүмат чараларында да Чаллыдагы “Милли Мәҗлес” оешмасы тирәсендәге хәлләргә игътибар артты.

22 декабрьдә бу иҗтимагый-сәяси оешма вәкилләре Берләшкән милләтләр оешмасына Татарстан бәйсезлеген тану турында декларация белән мөрәҗәгать иткән иде. “Милли мәҗлес”леләр читкә куылган хөкүмәт тә булдырганнар. Аның башлыгы итеп АКШ ватандашы Вил Мирзаянов билгеләнгән. Фәүзия Бәйрәмова “Милли мәҗлес”нең башлыгы булып тора.
Җирле мәгълүмат чараларының күпчелеге бу күренешне җитди кабул итмәде. Мәсәлән “Эфир” телекомпаниясе: “Тагын бер мистика: Татарстан президенты Вил Мирзаянов, дәүләт шурасы рәисе Фәүзия Бәйрәмова. Чит ил татарлары шул рәвешле республика хөкүмәтендә җитәкче урыннарын бүлешә. Алар әле дә, уйлап чыгарылган дөньяда яши, күрәсең”, ди.
“Коммерсант” басмасы исә “Татарстан прокуратурасы сайлаулар алдыннан үзенә эш тапты” дигән исем астында язма тәкъдим итә.
Биредә сәясәт белгече Владимир Беляев, бу гамәлләрне сайлаулар алдыннан хөкүмәт тарафыннан халыкның игътибарын башка якка юнәлтер өчен башкарылган гамәл, ди. Әмма аның фикеренчә, “Милли мәҗлес”не республика халкының 1%-ты гына белә. Шуңа күрә хөкүмәтнең тырышуларының нәтиҗәсе булмаячак.
Бу тема шундый ук рухта “Время и деньги” һәм “Яңа гасыр” каналында да яктыртылды.
Татарстан прокуратурасы вәкиле Эдуард Абдуллин хәбәр иткәнчә, “Милли мәҗлес” мөрәҗәгате Интернет челтәрендә таралган. Бүгенге көндә бу текстның эчтәлеге психо-лингвистик тикшерү аша үтеп, халыклар арасында дошманлык уятучы язма дип бәяләгән, ди ул.
Эдуард Абдуллин әйтүенчә, әлеге эш уңаеннан узган елның 26 декаберендә һәм быелның 2 гыйнварында Чаллы прокуратурасында ике җинаять эше кузгалтылган. Хәзер бу ике эш берләштерелгән. Тикшерү нәтиҗәсендә “Милли мәҗлес” оешмасы бинасында һәм оешманың рәисе Фәүзия Бәйрәмова өендә тентү үткәрелеп, берничә компьютер, язмалар һәм китаплар алынган.
Гаеп танылган очракта оешма вәкилләренә 3 ел ирекләреннән мәхрүм итү яный. Әмма әлегә тикшерү эшләре башланган гына. Шуңа күрә билгеле бер шәхесләрнең төрмәгә утыртылулары турында сөйләргә иртә әле, ди Эдуард Абдуллин.
Татарстан сәясәт белгечләре исә, кризис сәбәпле 2009 елда бәйсезлеккә омтылган мондый очраклар күп булачак, дип фаразлый.
“Звезда Поволжья” газетасында Рәшит Әхмәтов язуынча, чәршәмбе узган “Татарстан-2008” симпозиумында да республика байлыкларын, Русиягә чыгармыйча, мөмкин кадәр күбрәк акчаларны янда калдыру турында да сүз чыккан.
Әлеге гамәлләрне Рәшит Әхмәтов, 1 мартта дәүләт шурасы составы үзгәрүе белән дә бәйли. Янәсе яңа депутатлар күбрәк бәйсезлеккә омтылачак.
Аның каравы, рәсми булмаган мәгълүмат чараларында Мәскәүдә Русиянең иминлек шурасы утырышы уздырылуы турында хәбәр бар. Янәсе бу җыелышта 2009 елда федераль иминлек хезмәтенең милләтчелеккә каршы көрәшү өчен махсус программасы булдырылган. Һәм бу максатка икеләтә күбрәк акча бүленеп бирелгән. Журналист Рәшит Әхмәтов, Татарстанда “Милли мәҗлес” оешмасына карата җинаять эше кузгалтылуны да шушы программа нигезендә булу мөмкинлеге турында әйтә.
XS
SM
MD
LG