Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Умар Исраиловның үлеменә борчыла


Хокук яклаучылар чечен кешесе Умар Исраиловның үлеменә борчылу белдерә. 27 яшьлек Исраиловка 13 гыйнварда Венада атылган. Соңгы елларда ул Русиядән китеп биредә яшәгән булган. Күптән түгел ул Чечня президенты Рамзан Кадыровны кешеләрне азаплау ысулын куллануда гаепләгән булган. Үлеме алдыннан Исраилов үзе өстеннән күзәтү булганын сизеп Австрия полициясенә мөрәҗәгать иткән булган.

Human Rights Watch, Amnesty International һәм Русиядәге "Мемориал" кебек хокук яклау оешмалары Австрия полициясеннән бу үлемне тикшерүне сорый. Хокук яклаучылар бу үлемне чираттагы сәяси үтерү, дип саный.
XS
SM
MD
LG