Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа АКШ хакимияте һәм Әфганстан


Тиздән АКШның яңа вице президенты булачак Байденың Әфганстан сәфәренә йомгак ясалганда, Карзаинең хакимияттәге киләчәге турында гайбәтләр йөри.

АКШ хәрбиләренең Әфганстанга басып кереп талибан хакимиятен җимерелүенә 7 ел тулганда, Әфганстанда тагын бер кат режим үзгәрәчәк дигән гайбәтләр йөри башлады.

Әфганстанда сайлау вакыты якынайганда, халык "президент алышыну" вакытында илдә яңадан тәртепсезлек башланачак дип борчыла. Илдә Карзаи идәрәсенә каршы коррупция гаепләүләре тыңмый һәм ярлылар белән байлар арасында упкын көннән көн көчәя.

АКШның киләсе яңа вице президенты Җой Байденнен Әфганстанга булган сәфәренә Карзаигә каршы булган сәясәтчеләр һәм хакимият эчендәге югары вәкилләр артык игътибар күрсәтте. Хәзер башкала урамнарында, Байден сөйләшүләр вакынта "Карзаигә инде вазифадар китәргә вакыт җитте" ди кисәтте дигән гайбәтләр йөре.

Кабул һәм Вашингтондагы ышанычылырак мәгълүмат чаралары, Байденның Карзаи белән бик мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү булуын раслый ләкин анда президентлык турында сүз булмады дип белдерә. Бу зиярәт күбрәк ике ил арасындагы хезмәттәшлекне арттыру максатында булдырылган.

Байден Карзаигә, хакимият коррупция һәм ялгыш идарәчелек проблемаларыннан арынырга кушкан.

Әфганстан эчке эшләр министры һәм шул ук вакытта Карзаи хакимиятендә мөһим шахесләрдән берсе булган Һаниф Атмар, Байден сәфәре турында болай ди:

"АКШтан сенаторлар килсә, барыбыз белән күрешеп чыгалар. Шул исәптән бу хакта гайбәт тараткан кешеләр бәлки анын әле вице президентлык вазифасын башкармавын, киресенчә протокол буенча санотор дәрәҗәсендә генә минем офисемә килүен истән чыгарган булса кирәк. Бу очрашуда иң әһәммиятле әйбер Байденнын, әфган полициясенә ярдәм күрсәтәчаген вагъдә итүе булды" иде.

Карзаи сүзчесе Һүмаюн Хәмидзадә Байденнең Карзаигә зур кисәтү ясавы турындагы хәбәрне расламады, ләкин аны инкарь да итмәде: "Президент белән сөйләшү вакыттында корупция, идарә, халыкара ярдәмнәр һәм һөҗүмнәр вакытында гади халыкның үтерелүенә кагылышлы Әфганстаннын көн өзәгендә торган төп мәсьәләләр тәфсилле итеп каралды"

Хамидзадә, шимбә көнне булган очрашунын уңай тәмамлануын, ике арада киңәшләшүне дәвам иттереп нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру өчен механизм булдыру турында килешү булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG