Accessibility links

Израиль вәкилләре Каһирә һәм Вашингтонга китте


Израильнең ике дипломаты Хәмәс белән 3 атнага якын дәвам иткән хәрби чараларны туктату турында сөйләшер өчен Мысыр һәм АКШка китте. Амос Гилад Мысыр тәкъдиме турында очрашулар уздырыр өчен Каһирәгә килде. Тышкы эшләр министры Ципи Ливни АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс тәкъдим иткән план турында сөйләшер өчен Вашингтонга китте.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Көнбатыш ярда фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүд Габбас белән очрашудан соң "тарафлар көч куллануны туктатуга якын" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG