Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмәс Израиль шартларын кабул итми


Хәмәс җитәкчесе Халед Мешаал Израильнең тынычлык урнаштыру шартлары кабул ителерлек түгел, дип белдерде.

Мешаал Катар башкаласы Доһада Газзә низагына багышланган саммитта катнаша. Үз чыгышында ул гарәп илләрен Израиль белән бөтен элемтәләрне өзергә чакырды.

Доһа җыенында шулай ук Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат һәм Ислам җиһады төркеме юлбашчысы Рамадан Шалла катнаша. Иранның рәсми ИРНА мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Иран президенты белән бергә Доһага тышкы эшләр министры Манучер Моттаки килгән.

Доһа җыенына Мысыр, Сөгүд Гарәпстаны һәм фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүд Габбас каршы чыккан иде. Гарәп Лигасы башлыгы Әмр Муса гарәп илләре арасында Газзә низагы турында зур фикер аермалыклары бар, дип белдерде. Бүген Гарәп Лигасы тышкы эшләр министрлары Кувейтта очраша. Дүшәмбе көнне биредә инде күптән билгеләнгән икътисади саммит кысаларында Газзәгә багышланган очрашу да булачак.

XS
SM
MD
LG