Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда Будановның иреккә чыгуына каршы җыен узды


Грозныйда чечен кызын үтергән Юрий Будановның вакытыннан алда иреккә чыгуына каршы урам җыены узды. Чарада йөзләгән кеше катнашты, алар арасында республиканың хокук яклаучылары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар иде, дип хәбәр ителә.

Чыгыш ясаучылар Русия җәмәгатьчелеге һәм ил җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп мәсьәләгә игътибар итәргә чакырды. Чаралар күрелмәсә урам җыенында катнашучылар протест гамәлләрен дәвам итәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG