Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентка да кризис килде


Финанс кризисы сәбәпле, югары уку йортлары үзләренең күп кенә студентларын югалтырга мөмкин. Чөнки ата-аналар балаларының укуы өчен түли алмый.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы бу өлкәдә яңа чаралар эзли. Беренчедән, яхшы укучыларны түләүсез бүлеккә - бюджетка күчерү күздә тотыла, икенчеләргә уку өчен кредит алуга дәүләт ярдәме бирелергә мөмкин.

Ректорлар сүзләренчә, 2009 елда югары уку йортлары 25% керемнәрен югалтачак. Чөнки түләү кыйммәт һәм ата-аналар аны күтәрерлек хәлдә түгел. Мисал өчен Казан югары уку йортларының түләүле бүлегендә белем алу елына 30-45 мең сумга төшә.

Русия хокук академиясенең читтән торып 4-нче курсында укучы Лилия белем алу өчен елына 40 меңне үзе эшләп түли торган булган. Хәзер аны эшеннән кыскартканнар. Лилия әйтүенчә, аның кебекләр Казанда шактый.

“Безнең 2 төркемдә 60 кеше укый. Аның әле 20-30 гына уку өчен түләгән. Имтиханга кадәр түләмәсәң, шунда ук чыгарып җибәрәчәкләр. Хәзер түләмәүчеләр исемлеген әзерлиләр”, ди Лилия.

Аның сүзләренчә, күбесе бурычка яки кредитка алып булса да түләргә тырыша. Чөнки 4-5нче курска җитеп, беркемнең дә чыгып китәсе килми.

“Хәзер бик авыр вакытлар җитте. Күпләрне кыскарталар, калганнарының да хезмәт хаклары берничә мәртәбә кимеде. Шуны аңлап ректорлар түләүне бер елга булса да чигендереп тору юлларын караса иде”, ди Лилия.

Ул коммерция уку йортларына караганда, дәүләт вузларында укучыларга җиңелрәк, анда студентларга ниндидер ярдәм күрсәтергә мөмкиннәр дигән фикердә тора.

Чыннан да Казан дәүләт университеты проректоры Рияз Минзарипов әйтүенчә, хәзер студентларны саклап калу өчен төрле мөмкинлекләр карала. Әмма әле төгәл гамәлләр билгеләнмәгән.

“Без хәзер уку өчен бәяне күтәрергә түгел, ә киресенчә төшерергә уйлыйбыз. Бөтенләй түли алмаган очракта һәр студент белән аерым сөйләшеп хәленә керергә тырышачакбыз”, ди Минзарипов.

Ул Русия мәгариф һәм фән министры бюджет урыннарын күбрәк бирсә бу бик зур ярдәм булыр иде дигән фикердә тора. Чөнки квоталар булмый торып яхшы укучыларны бюджет бүлегенә күчерү мөмкин түгел.

“Түләүле бүлектә дә яхшы укучылар һәм тырышлар бик күп шул”, ди КДУ проректоры.

Мисал өчен, шуларның берсе - Гүзәл Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә елына 35 мең түләп белем ала. Ул әти-әни кредит алып булса да укуымны түли, дипломсыз чыгу турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ди.
XS
SM
MD
LG