Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Европа Набукко зарур дип килеште


Европа Берлеге белән Төркия Европага газ кудыру өчен Набукко үткәргеченең зарур булуы турында килеште.

Төркия Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Анкара Набукко проектына һәрвакыт тулы яклау күрсәтәчәк диде. Моны ул Брюссельдә Европа президенты Жозе Мануель Барросо белән уртак матбугат очрашуында әйтте.

Дүшәмбе Брюссельдә чыгыш ясаганда Эрдоган, Төркиянең Европа Берлегенә кушылу сөйләшүләре яңартылмаса, Анкара бу проектны яклаудан баш тартырга мөмкин дигән иде.

2005 елда башланган бу сөйләшүләр Кипрның кайбер ризасызлыклары сәбәпле туңдырылды.

Русиягә кермичә Төркия аша үтеп Якын Көнчыгыш белән Европаны тоташтырачак Набукко проекты 12 миллард долларга төшәр дип санала.

XS
SM
MD
LG