Русия белән Украина газ килешүен имзалады.
Килешү 2 атна буе тукталып торган Европага Русия газы транзитын яңартуга китерергә тиеш.
Килешүне Русиянең Газпром ширкәте башлыгы Алексей Миллер белән Украинаның Нафтоһаз ширкәте башлыгы Олеһ Дубина имзалады.
Килешү Украина һәм Русия премьер-министрлары Юлия Тимошенко белән Владимир Путин алдында имзаланды.
Ике премьер Европа белән Украинага газ җибәрүне яңарту турында узган якшәмбе беренчел килешүгә иреште.
Украина белән газ өчен түләүләр бәхәсе сәбәпле 2 атна чамасы элек Русия Украина аша Европаның 18 иленә газ җибәрүне туктаткан иде.
Килешү нигезендә Украина 2010 елдан газ өчен Европа түләгән бәяне түлиячәк, әмма быел аңа 20 процент ташлама ясалачак.
Килешүнең аерым шартлары турында ике илнең дәүләт газ ширкәтләре үзара килешергә тиеш булачак.
Нафтоһаз Русия газ җибәрә башлау белән ул Украинаның көнбатыш чигенә тәүлек ярымда барып җитәчәк диде.