Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина ниһаять килеште


Русия һәм Украина арасында ике атнадан артык барган газ бәхәсе чишелде, ике илнең газ ширкәтләре 10 елга ике килешү имзалады.

“Газпром” һәм “Нафтогаз” ширкәтләре җитәкчеләре дүшәмбе кичендә Украинага газ җибәрү һәм ил аша газны Европага куу турындагы 10 еллык рәсми килешүләргә кул куйды. Чарада Русия һәм Украина хөкүмәтләре җитәкчеләре дә катнашты.

Хезмәттәшлек шартлары турында якшәмбе көнне Мәскәүдә Русия һәм Украина премьер-министрлары нигездә килешкән иде инде.

Кул куелганнан соң Русия һәм Украина премьерлары матбугат очрашун үткәрде. Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин, якын арада Европага газны куу торгызылачак дип ышандырды. Ул “Газпром” ширкәтенә Европаның көндәлек нормасын җибәрегә кушылган, диде.

Украина премьер-министры Юлия Тимошенко 10 елга килешү төзүне, озак вакытка бу өлкәдә тотрыклылык урнаштырылуны тарихи вакыйга дип атады.

Якшәмбе көнне Русия һәм Украина хөкүмәтләре җитәкчеләре алыш-бирешне Европа бәясе белән алып барырга килеште. 2009 елга Украинга 20% ташлама бирелә. Русия Украинага газны нинди бәядән сатачак, әлегә әйтелмәде.

Европа газ өчен бер кубометрга 450 доллар түли. Русия Украинага газны 360 доллардан сатырга җыена иде. Шул ук вакытта Украина рәсмиләре бәя 250 доллар тирәсендә калыр дип өметләнде.

Яңа килешү нигезендә шулай ук, Украина аша газны куу бәясе 2008 дәрәҗәсендә калачак.

“Газпром” Украинага газ транзитын 7нче гыйнварда туктатты. Нәтиҗәдә Украина аша Европага да газ килми башлады.

Якшәмбе көнне, премьерлар очрашканнан соң, Европа Берлегендә бу килешүнең ни кадәр нигезле булуын, газны килә башлавы күрсәтер, дип белдерделәр.

Ике як газ бәхәсе хәл ителгәч, күзәтүчеләр хезмәтеннән баш тарту турында да килеште. Шулай ук, киләчәктә, эшчәнлекне арадашчысыз алып бару кирәклеге хыкында да әйтелде.
XS
SM
MD
LG