Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатның үлеме һөнәри эшчәнлегенә бәйләп карала


Адвокат Станислав Маркеловның үлеме беренче чиратта аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйләп тикшерелә.

Маркелов дүшәмбе көнне Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.

Прокуратура тикшерү комитетының җитәкчесе Анатолий Багмет әлегә бу эш белән бәйле тоткарланучылар юк диде. Ул шулай ук тикшерүчеләрдә үтерүченең сүрәте булуы турындагы хәбәрне раслаудан да тыелып калды.

Адвокат һәм хокук яклаучы Маркелов Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклый иде. Кунгаевларның кызы Эльза Кунгаеваны Чечняда Русия армиясе полковнигы Юрий Буданов үтерде.

Маркелов шулай ук Химкинский урманы аша машина юлы төзүгә каршы чыккан, берничә ай элек каты кыйналган журналист Михаил Бекетовны да яклый иде.
XS
SM
MD
LG