Accessibility links

Тәһран Европаны энергия хезмәттәшлегенә чакыра


Иран тышкы эшләр министры урынбасары Мәһди Сәфәри Тәһран Европа Берлеге белән тыгызрак энергия хезмәттәшлеге турында сөйләшүләргә әзер дип белдерде.

Брюссельдә Европа парламенты әгъзалары белән очрашуда Сәфәри Иран транзит иле буларак хезмәт итә ала яки Европага үз табигый газын сата ала диде.

Европа Русия газына бәйлелеген киметү өчен хәзер башка газ чыганаклары эзли.

Тәһранның атом программасы сәбәпле Европа Берлеге белән Иран арасында бәйләнешләр туңдырылган хәлдә.
XS
SM
MD
LG