Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина нәрсә турында килеште?


Русия Украинага газны җибәре башлады. Алга таба хезмәттәшлек ничек барыр? "Газпром" һәм "Нафтогаз" имзалаган килешүләрдә ниләр язылган иде?

“Газпром” ширкәте бүген иртән газны җибәрә башлау хакында белдерде. Украинаның “Нафтогаз” ширкәте газның килүен раслады.
“Газпром” вәкиле Европа Берлеге җибәргән күзәтүчеләр Украинага бара торган газ агымын тикшереп торачак, дип хәбәр итте.
Газ Украинаның бөтен үткәргечләренә тулып Европага килә башлаганчы тәүлек ярым үтәчәк, дип көтелә.

Украина белән чиктәш Словакия Русия газының килә башлавын раслады.

Газны куу атна ахырында барган сөйләшүләр һәм дүшәмбе кичендә килешүләр имзаланганнан соң торгызылган иде. Ике илнең премьер министрлары каршында, Русиянең "Газпром" ширкәте башлыгы һәм Украинаның "Нафтогаз" компаниясе җитәкчесе 10 еллык ике килешүгә кул куйды.

Русия Украинага газны 20% ташлама белән сатыга килеште. Киләсе елдан Украина газны Европа илләре түли торган бәядән алачак дип әйтелде. Дүшәмбе кичен килешү имзаланганда Украина өчен бәянең нинди булы турында төгәл сан әйтелмәде.

Газ бәясе үзгәреп торачак

Буген “Газпром” ширкәте башлыгы Алексей Миллер Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда бу мәсьсәләгә ачыклык кертте.

“2009 елның беренче чиреге өчен нигездәге бәя - бер кубик өчен 450 доллар. Кабул ителгән ташламаны исәпкә алганда, Украина өчен беренче 3 айга бәя 360 доллар булачак,’ диде Миллер.

Үткән 2008 елда Украина 179,5 доллар түләде. Яңа бәя Киев өчен шактый кыйбат күренә.

Газ бәясе нефть бәясенә бәйле булганга, киләчәктә үзгәреп торырга мөмкин.

Русия президенты Дмитрий Медведев, видокамералар алында, ташламаның ни сәбәпле бирелүен сорады.

“Газпром” башлыгы, ташлама Украинаның Русия өчен транзит хакларын үзгәрешсез калдырганы өчен бирелде, дип аңлатты.

Украина элегрәк Русия газын үз җире аша куганы өчен транзит хакын күтәрергә теләсә дә, әлегә максатына ирешә алмады. Бу елга транзит хакы 2008 елдагы дәрәҗәдә кала. Хәзер “Газпром” 100 километрга бер кубик өчен 1,7 доллар түли.

Киләсе елда бу бәя күтәрелер дип көтелә. “Газпром” Европа илләре транзит өчен 4-5 доллар түли дип белдерә. “Нафтогаз” исә, газны Украина аша куганы өчен Русиядән 8-9 доллар сорарга җыена.

Путин җиде кат үлчәп сөйләшергә чакыра

Русия Укранага транзит хакларын күтәргәнч нык кына уйланырга тәкъдим итә. Русия Украинаны урап узучы Төньяк агым һәм Көняк агым үткәргечләрен төзүне яклап килә. Шушы проектларны күз алдында тотып, Русия премьер-министры Владимир Путин дүшәмбе көнне, килешүләр имзалаганнан соң транзит юлларын төрлеләндерү кирәкле хакында әйтте.

“Европага энергияне төрле юнәлешләргә бүлеп җибәрергә кирәк, булган транзит юлларын куллану гына түгел, без Украинадагы партнерлар белән транзит системасын үстерергә дә әзер, әмма барыбер транзит юлларын төрлеләндерергә, куркынычларны киметергә кирәк. Бу Балтик дингез төбеннән Төньяк Агым һәм Кара дингез төбеннән Көньяк агым үткәргечләре”, диде Путин

Украина соңгы елларда Русиянең илнең газ транзитына тәэсир итәргә тырышуына каршы торырга мәҗбүр. Италиядә урнашкан һәм энергия өлкәсендәге куркыныч факторларны өйрәнүче белгеч Федерико Бардонаро, бу икътисади килешү артында сәясәт ятырга мөмкин дип саный.

“Юлия Тимошенко Русиягә ниндидер вәгъдәләр биргәнме, юкмы ачыкларга кирәк. Минемчә, Русия бу килешүне сәясәткә бәйли, чөнки Көнбатыш Европага тәэсир итәргә һәм Көнчыгыш Европада көчле булып калырга теләсәләр аларга Украинаны контрольдә тотарга кирәк,” ди Бардонаро.

Тимошенко бу газ килешүен төзүдә катнашып Русиядән яклау казанырга мөмкин. Тимошенко 2010 елда Украина президенты урыны өчен көрәштә катнашырга җыенуын яшерми.

Яклар бер берсенә ташлама ясаса да, Русия Украинаның бурычларын кичерергә җыенмый. “Газпром” ширкәте җитәкчесе урынбасары Медведев, бурычларны түләтү өчен бар мөмкинлекләрне кулланачакбыз диде.
XS
SM
MD
LG