Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәясәттә күлмәк тә катнаша


21гыйнвар 2009 ел.
21гыйнвар 2009 ел.

Дөнья газ транзиты, бәяләр турында шаулаганда, кайбер журналистлар Мәскәүдәге кырыс ирләр белән сөйләшүләр алып барган Юлия Тимошенконың күлмәгенә дә игътибар итте.

Үткән атна ахырында Мәскәүдә Русия һәм Украина премьер-министрлары Владимир Путин һәм Юлия Тимошенко ике атнадан артык дәвам иткән һәм Европаның шактый өлешен җылысыз калдырган газ бәхәсен чишү, киләчәктә ике ил арасында хезмәттәшлекне нинди шартларда алып бару турында сөйләшүләр үткәрде. Яклар килешүгә иреште, бер көн үтүгә газ ширкәтләре рәсми кәгазьләргә кул куйды. Юлия Тимошенко бу сөйләшүләрне бик килешеп торган кара күлмәктән алып барды.

Заманча түгәрәк якалы, гәүдәсенә килешле, тезләрен бераз гына каплый торган шушы кара күлмәкнең муыннан алып биленә кадәр “молния” каптыргычы булуына игътибар ителде.

Бу "молния" турында интернеттагы кайбер сәхифәләрдә бәхәсләр инде берничә көн бара. Дни.ру сәхифәсе язганча, Юлия Тимошенко Yves Saint Laurent, Dolce&Gabbana, Chanel, Gucci, Valentino кебек мода йортлары теккән киемнәрне ярата. Шушы озын каптыргычлы кара күлмәкне дизайнер Marc Jacobs теккән булырга мөмкин дип язалар.

Украинадагы журналистлар зур җитәкчеләрнең киемнәрне нинди акчага сатып алуы белән инде күптәннән кызыксына. Алар фикеренчә, Украина премьер-министры акчаны бик иркен тота, аның киемнәренең бәясе рәсми эш хакыннан кимендә ике тапкырга зуррак.

Чит илләргә чыкканда Русиянең хәзерге премьер-министры, элек президенты Владимир Путин кулында да шактый затлы кул сәгатләре күренә. Мисал өчен, әле президент чакта Кытайга ясаган бер сәфәре вакытында аның кулында Breguet Marine сәгате иде. Путин җыелмасында Patek Philippe, A.Lange&Sohne, Blancpain Leman Chrono Flyback кебекләре дә бар. Аның кулында күренгән һәр зиннәтле яңа модельне шунда ук башка түрәләр дә эзли башлый.

XS
SM
MD
LG