Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөстәкыйльлеген яклап


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге һәм Милли мәҗлес оешмаларының уртак утырышы булып үтте.

Анда узган елның 20 декабрендә Казанда узган Милли мәҗлес оешмасының Берләшкән милләтләр оешмасына кабул иткән резолюциясенә хуплау белдерелде. Ул резолюциядә Татарстанның Русия составында булуының легитим түгеллеге әйтелгән иде. Башкортстан татарлары Милли мәҗлесе Русия Татарстанның мөстәкыйльлеген танырга тиеш дип исәпли.

Утырышта Американың вазифасына яңа керешкән президенты Барак Обамага телеграмма тексты да тикшерелде һәм ул электрон почта аша җибәрелде. Анда АКШ президентының азчылык халыклар проблемалары белән таныш булуы һәм Русия татарлары проблемаларын да игътибарсыз калдырмавына ышаныч белдерелгән.
XS
SM
MD
LG