Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 30-лап сугышчы үтерелде


Халыкара һәм әфган көчләре Пакстан чиге янында һава һөҗүмнәре һәм җир өсте бәрелешләре нәтиҗәсендә 30-лап сугышчы үтерелде дип белдерә.

НАТО җитәкчелегендәге Халыкара иминлек ярдаме көчләре белдерүенчә, көнчыгыштагы Хост виләятендә бер кизүгә һөҗүм булганнан соң һавадан утка тотып 22 сугышчы үтерелгән.

Саклану министрлыгы әйтүенчә, Хостта әфган көчләре белән бәрелештә 8 сугышчы үтерелгән.

Сүзнең бер үк хәрби чара турында бару-бармавы ачык түгел.

АКШ җитәкчелегендәге коалиция Забул виләятенең көньягында кораллы 6 сугышчыны үтерүен белдерә.
XS
SM
MD
LG