Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нур” сәхнәсендә - Фатих Кәрим


Башкортстанда күренекле якташ, талантлы шагыйрь Фатих Кәримне искә алуга багышланган чаралар башланды.

Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылучы ул чаралар быел байтак булачак. Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да үзенең “Ясмин гөле” исемле эшен Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышлады. Аның премьерасы 22 гыйнварда булды. Җомга көнне дә тамашачылар игътибарына тәкъдим ителә ул.

Фатих Кәримнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль тамаша бик үзенчәлекле. Ул Фатих Кәримнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, милли көйләр белән бизәлгән. Спектакльдә төп рольләрдә театрның яшь артистлары Марат Мәкъсүтов, Гөлназ Нәбиуллина, Гөлназ Исмәгыйлева, Вилдан Мисбахов һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Римма Ключарева катнаша.
XS
SM
MD
LG