Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр елы җиңеллек китерерме?


Башкортстан хөкүмәтендә быелгы Яшьләр елына багышланган киңәшмә үтте.

Анда шушы елның чараларын үткәрү программасын әзерләү өчен җаваплы булган оештыру комитеты вәкилләре чыгыш ясады. Русиядә яшьләр елы гына дип аталса, Башкортстанда аны бераз үзгәртеп, яшьләр башлангычларын яклау һәм үстерү елы дип атадылар. Ләкин эш монда исемдә түгел, ә җисемдә. Шуңа күрә дә хөкүмәт утырышында бу елны сүз боткасы ясап түгел, ә тәгаен эшләр белән үткәрергә кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Киңәшмәдә быелгы елның тамгалары да кабул ителде. Рәссамнарның 24 эше арасыннан икесе сайлап алынган.

Чыгышларда бүгенге көндә яшьләр өчен иң кискен проблемалар дип торак мәсьәләсе, шулай ук хезмәт хакының, стипендияләрнең аз булуы, эшсезлек кебек киң таралган кыенлыклар аталды. Уфада гына да меңнәрчә яшь гаилә торакка чиратта тора. Дөньякүләм икътисадый төшенкелек шартларында эшсезлек арта.

Башкортстанның яшьләр эшләре буенча дәүләт сәясәте комитеты җитәкчесе Салават Сәгыйтов әйтүенчә, студентларның стипендияләре 1,5 мең сум гына тәшкил итә, Ә инде аспирантларныкы аннан да азрак. Шулай булгач, без ничек итеп яшь галимнәрне әзерли алабыз, фән өлкәсенә чын фанатиклар гына килә ди ул.

Быел төп игътибар биреләсе эшләр хакында һәм быелгы елның символикалары турында сөйләп Салават Сәгыйтов шул ук торак һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG