Accessibility links

Раил Сарбаевка карата шикләр арта


Башкортстан хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев тирәсендәге имеш-мимешләр көннән-көн куера.

Инде хәбәр ителүенчә, Башкортстанның Сибай шәһәренең элекке ГАИ идарәсе җитәкчесе, әлеге вакытта төрмә җәзасын үтүче Нуриәхмәт Шаһиев ил президенты Дмитрий Медведевка һәм Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган иде.

Әлеге хатында Нуриәхмәт Шаһиев 2003 елда Сибай шәһәре прокуроры Хәниф Карачуринны үтерүгә бәйле ачыклыклар кертә. Шушы җинаятьтә нәкъ менә Нуриәхмәт Шаһиевны һәм тагын ике кешене гаепләп хөкем иткәннәр иде.

Шаһиев шушы җинаятькә бәйле Башкортстанның хәзерге хөкүмәт рәисе Раил Сарбаевны да хөкем итү кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, прокурор Х. Карачуринны үтертү өчен кешеләрне нәкъ менә Раил Сарбаев яллаган. Шул вакытта Раил Сарбаев Сибай шәһәре хакимияте башлыгы иде.

Шушы белдерүләрне колониядә баш прокуратура хезмәткәрләре сорауларына җавап биргәндә Нуриәхмәт Шаһиев үзе ясаган. Аның сүзләренчә, Раил Сарбаев та прокурорны үтерткән өчен тиешле җәзасын алырга тиеш. Шушы сөйләшүнең эчтәлеге Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсендә тулысынча урнаштырылган. Аның ни дәрәҗәдә дөрес булуы әлегә башка чыганаклардан ныклы дәлилләнмәгән.

Башкортстанның хөкүмәт башлыгы Раил Сарбаевка узган ел азагында тагын бер зур гаеп тагылган иде. Анысы Башкортстандагы бик бәхәсле Йомагуҗа сусаклагычын төзегәндәге финанс мутлыкларга кагылышлы.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Русия дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутат Иршат Фәхретдинов республиканың Күгәрчен районындагы Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендә зур күләмдә акча “юуулар” булуы турында бәян итте. Иршат әфәнде болар хакында тәфсилле язып, Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган иде. Шунысын тәгаен ачык әйтә дәүләт думасы депутаты – бу кырын эшкә Йомагуҗа сусаклагычы директорының да, адвокатлар коллегиясе белән хезмәттәшлек өчен кул куйган хәзерге премьер-министр, ә аңарчы Башкортстанның милек министры булган Раил Сарбаевның да кысылышы, катнашы бар.

Русия дәүләт думасы депутаты Йомагуҗа сусаклагычы тирәсендәге хәлләргә бәйле тикшерүнең дәвам итүе турында Русия баш прокуратурасыннан хат алган. Аңа шулай ук бу шикаяте буенча өстәмә сораулар да җибәргәннәр. Иршат Фәхретдинов сүзләренчә, әлеге эшне тикшерү махсус озакка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә ул бу очракта, әлеге эшне тикшерү өчен, Русия Федераль иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать итү ихтималлыгын да белдергән.
XS
SM
MD
LG