21 гыйнварда Мински шәһәрендә Татарстан премьер – министры Рөстәм Миңнеханов белән Белорус хөкүмәте башлыгы Сергей Сидорский 2009-2010 елларда Татарстан һәм Белорус арасында сәүдә- икътисадый, фәнни, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Сәфәр барышында, республика вәкилләре “Мински трактор заводы”, “Мински машина заводы”нда булган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның 6 миллион тонна икмәк җыюында, Белорусның да өлеше бар. Чөнки республика кырларындагы тракторларның күбесе анда эшләнгән. Шуңа күрә республика хөкүмәте башлыгы машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк дигән фикердә тора. Сәфәр барышында Татарстанның “Татэлектромаш” ширкәтендә Белорус комбайннарын җыя башлау турында да килешенгән. Премьер-министр ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов сүзләренчә, 2009 елда әлеге ширкәттә 50, ә 2010 елда 250-гә якын комбайн җыелыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашканда Сергей Сидорский исә, нефть тармагындагы хезмәттәшлекне ныгыту теләген белдергән. Аның сүзләренчә бүген бу хезмәттәшлекне саклау өчен Белорус ягы күп көч куя. Очрашу барышында “Татнефть” ширкәтенең Белоруста ягулык салу урыннарын арттыру турында да сүз чыккан.
Сәфәр барышында Сергей Сидорский Белорус төзелеш ширкәтләрен Казанда Универсиада корылмаларын төзүдә катнаштыруны да сораган. Бүгенге көндә Белорус, Сочида да берничә Олимпия корылмасын төзергә алынган.