Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Гуантанамо төрмәсен ябуны хуплый


Әфган президенты Хәмит Карзаи АКШ президетны Барак Обаманың Кубадагы Гуантанамо хәрби тоткарлау үзәген бер ел эчендә ябу турындагы карарын хуплады.

Карзаиның пәнбешәмбе кичендәге белдерүендә бу карар террорчылыкка каршы көрәшкә халыкара яклауны арттырачак һәм бу көрәшкә барлык илләрне җәлеп итәчәк диелә.

Карзаи идарәсе әйтүенчә, пәнҗешәмбе Карзаига АКШның яңа дәүләт секретаре Һиллари Клинтон шалтыратып террорчылыкка каршы уртак көрәш һәм ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшкән.
XS
SM
MD
LG