Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлис Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тели


Грузия президенты Михаил Саакашвили Русия белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерергә теләвен әйтеп, бу Грузиянең бербөтенлеге сакланган очракта гына булачак диде.

Телевидение аша туры эфирда чыгыш ясап Саакашвили Русия халкын һәм осетиннар белән абхазларны Грузиягә дошман күрмәвен әйтте.

Шулай да Грузия президенты "халык дипломатиясе дәрәҗәсен" санамаганда, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырта алуга шик белдерде.
XS
SM
MD
LG