Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкент Русия газүткәргеченә яклау вәгъдә итә


Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов Русия аша яңа газүткәргеч төзүне яклыячагын белдерде.

Бу Мәскәүнең Ташкент Көнбатышның Русияне урап узучы үткәргеч төзү өчен ясаган басымына бирелер һәм нәтиҗәдә төбәктә Русиянең тәэсире кимер дигән борчылуларын тарата.

Үзбәкстан сәфәре барышында Медведев Русия белән Үзбәкстан дөнья финанс һәм икътисадый кризисы кебек җитди мәьәләләргә бергәләп җавап бирергә тиеш диде.

Медведев шулай ук Мәскәү Әфганстанда АКШ белән хезмәттәшлеккә һәм Әфганстанга хәрби булмаган транзит ярдаме күрсәтергә эзер дип белдерде.

Мәскәүнең хезмәттәшлеге өчен ныклы һәм тигез партнерлык мөнәсәбәтләре зарур булачак диде Медведев. Кәримов Пакстанда арта баручы киеренкелек Үзәк Азиядә чуалышларга китерергә мөмкин дигән борчылуын җиткерде.
XS
SM
MD
LG