Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм НАТО арасындагы боз эри


Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин Мәскәү белән НАТО арасындагы боз эри дип белдерде.

Дүшәмбе Русия-НАТО шурасы утырышы үтәчәк. НАТО узган август аенда Русия Грузиягә каршы тиешсез көч кулланды дир бу шура утырышларын туктаткан иде.

Җомга көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү АКШка һәм аның беректәшләренә Әфганстанга хәрби булмаган йөкләр транзитын, бер исәптән Русия аша да транзит булдырырга ярдам итә ала диде.
XS
SM
MD
LG