Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабад: АКШ ракеталары безгә ярдам итми


Пакстан АКШның Пакстандагы сугышчыларга каршы ракета һөҗүмнәре террорга каршы сугышка ярдам итми диде.

Президент Асиф Али Зәрдари вәкиле әйтүенчә, моны Зәрдари Пакстандагы АКШ илчесенә белдергән.

Җомга көнне АКШның пилотсыз очкычлары Пакстанга ракеталар атып 22 кешене үтерде.

Бу Кушма Штатларда хакимияткә Барак Обама килгәннән соң беренче шундый һөҗүм иде.

Корбаннарның күпчелеге тыныч халыктан булган диелә.
XS
SM
MD
LG