Европа Берлеге Иранда оппозициядәге "Халык мөҗәхетдиннәре" төркемен террор оешмалары исемлегеннән алды. Европа мәхкәмәләре төркемнең террор эшчәнлеген алып баруына дәлилләр тапмады. Европа Шурасының бу карары Иран белән мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясар, дип фаразлана.
"Халык мөҗәхетдиннәре" төркеме Ираннан читтә урнашкан. 2001 елда алар көч кулланудан баш тартулары турында белдергән иде. АКШта бу төркем террор оешмалары исемлегендә.