Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык берлеге" Татарстанда сайлауда катнашмаячак


"Халык берлеге" партиясе Татарстан Дәүләт Шурасына 1 мартта булачак сайлауда катнашмаячагын белдерде.

"Озак уйлаганнан соң партия сайлауда тулы көченә катнаша алмаячак, чөнки Дәүләт Шурасына үтәрлек тавыш җыя алмаячак, дигән нәтиҗәгә килдек," диде фирканең Татарстан бүлеге башлыгы Сергей Никитин.

"Халык берлеге" Татарстанда сайлауда катнашудан баш тарткан икенче фирка булды. Бу хакта шулай ук "Русия патриотлары" партиясе белдергән иде.

1 мартта "Бердәм Русия", "Гадел Русия", либерал-демократлар һәм коммунистлар көч сынашачак.
XS
SM
MD
LG