Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина газ килешүенең дөреслегенә шикләнә


Украина Русия белән кабул ителгән килешүнең дөреслегенә шик белдерә. Килешү имзалангач Украина дәүләт газ ширкәте башлыгы Олег Дубина йөрәк авыруы белән хастаханәгә салынган булган. Украина президенты Виктор Ющенко киңәшчесе Богдан Соколовский, әгәр дә килешү басым астында имзаланган булса - аның гамәлдән чыгарылуы ихтимал, диде.

"Тәҗрибәле белгеч, Украина ватанпәрвәре Олег Дубинаның бу килешүгә үзе теләп кул куюы шик тудыра. 19 гыйнварда Мәскәүдә килешүне имзалаганда Дубинага басым ясалган, дип уйларга сәбәпләр бар. Һәм моның шунда ук аның сәламәтлегенә йогынты ясаганы күренә. Киевка кайткач ул хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган," диде Соколовский.

Яңа килешү нигезендә Украина Русиягә быел газ өчен ике тапкыр күбрәк акча түлиячәк.
XS
SM
MD
LG