Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика төзи, "Бердәм Русия" ача...


Cәясәт белгечләре “Бердәм Русия” башлыгы Борис Грызловның Татартстанга килеп, Алабугада спорт сараен ачып йөрүен сайлауга әзерлек гамәле, дип бәяли.

Матбугаттагы язмалардан күренгәнчә, Грызловның сәфәре күңелле узган. Республика җитәкчелеге белән очрашулар барышында күбесенчә финанс кризисы, эшсезлек һәм башка проблемалар турында сүз барса да, “Бердәм Русия”ләр авырлыкларны җиңеллек белән кичерергә уйлый.

“Алабуга” махсус икътисадый бүлгесе белән танышканда, Грызлов, мондый корылмаларның кризис вакытында илгә терәк булып торуын әйткән. Әлегә булгегә бары тик 8 ширкәт кенә кергән. Эш урыннары да бик күп түгел. Әмма 2012 елга җитәкчелек “Алабуга” махсус икътисадый бүлгесенә 40-ка якын ширкәт керәчәк һәм 16 мең эш урыны булдырылачак, дип фаразлый.
Грызлов сүзләренчә, кризис – вакытлы күренеш. Тиздән авыр вакытлар тәмамланып, Русия яңа икътисадый үсеш юлына басачак. Дөнья икътисадчылары көннән-көн кризисның көчәюе турында әйтеп килгәндә, Грызловның бу фикерен күпләр артык оптимистик дип таба. Ә икенче яктан, сайлау алдыннан Дәүләт думасы башлыгының башка фикер белдерә дә алмый, ди сәясәт белгечләре.
Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин кризисның озакка сузылмавына ышына. Аның сүзләренчә, Татарстан башка төбәкләрдән аерылмалы буларак кризиска соңрак кергән, әмма ул аннан иртәрәк чыгарга тиеш.
Грызлов Алабугада, зур хәрефләр белән “Бердәм Русия” дип язып куелган яңа спорт сараен ачу тантанасында да катнашты. Кайберәүләрне, бу спорт сараеның нинди акчага төзелүе кызыксындыра. Сәяси фирка ул күп табышлы ширкәт түгел бит. Шуңа да миллионлаган бюджетлы сарай төзү аның хәленнән килмәс иде. Татар җәмәгатьчелегендә бу сарайның фирканең һәр әгъзасыннан алына торган акчага төзелгәне турында да әйтүчеләр булды. Грызлов исә “Бердәм Русия” фиркасе соңгы елларда күп кенә төбкәләрнең спортка мөнәсәбәтен үзгәртте, ди. Аның сүзләренчә, күп җирдә спорт сарайлары төзелешен дә төбәкләр үзләре финанслый.
XS
SM
MD
LG