Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда президентлыкны озайтуга каршы урам җыены


Бүген Удмуртия башкаласы Ижауда Александр Волковның президентлык мөддәтен озайтуга каршылык белдереп бер меңләп кеше урамга чыкты. Бүген бу мәсәләне Удмуртия Дәүләт Шурасы депутатлары карап Русия президенты Дмитрий Медведевка Волковны вазыйфасында калдыруны сорап хат юлларга тиеш иде.

Азатлыкның Удмуртиядәге хәбәрчесе сүзләренә караганда, Дәүләт Шурасы утырышы кичектерелгән. Волковка каршы урам җыенын Удмуртия оппозициясе оештырды. Быел Александр Волковның президентлык мөддәте тәмамлана.

XS
SM
MD
LG