Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Иран белән сөйләшергә тели


АКШ президенты Барак Обама, АКШ Иран белән сөйләшергә тели һәм сөйләшүне башлау өчен план әзерләнәчәк, дип белдерде. Бу хакта ул президент булгач гарәп телевидениясенең Әл-Гарәбия каналына биргән беренче әңгәмәсендә әйтте.

Иран белән дипломатияне Вашингтонның БМОга билгеләнгән яңа вәкиле Сьюзан Райс та яклап чыккан иде. Әмма Райс сүзләренә караганда, Иран Иминлек Шурасы таләпләрен үтәргә тиеш. "Иранның аларны үтәүдән баш тартуы илгә басымны арттырачак", диде Райс.
XS
SM
MD
LG