Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе 28 декабрьгә каршы төндә үлгән 27 яшьлек Ринат Фалахеев эшен кабат тикшерүгә җибәрде.
2008 елның 27 декабрь кичендә Татарстан президенты хакимияте каршындагы дәүләт хезмәте академиясе студенты Ринат Фалахеев Казан клубларының берсендә дуслары белән имтихан бирүне бәйрәм иткән булган.
"Төнге сәгать өченче киткәч Азино-2 милиция бүлегеннән шалтратып, миңа улымны милициягә алып китүләре турында әйттеләр. Имеш, Ринат клубта 2.5 мең сумны түләмәгән," дип искә ала аның әнисе Илсияр ханым.
Ул клубка барып улының бурычын түләгән. Милициягә килгәч аңа, улыгызны "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә алып киттеләр, дигәннәр.
Ринатның сул кулы терсәгендә тирән яра булып, ул юлда кан югалтудан үлгән.
8 гыйнварда "җинаять кылынуына дәлилләр юк", дип милиция хезмәткәрләренә каршы эш ачылмаячак, дигән карар чыгарылган иде.
Егетнең әнисе шуннан соң ярдәм сорап Казанның кеше хокуклары үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
Хокукчылар эшнең кире тикшерүгә җибәрелүенә иреште. Бу хактагы карарны 26 гыйнварда Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе кабул итте.