Бүгеннән башлап Таҗикстанда электр уты ил буйлап уртача алганда көненә өч кенә сәгатькә бирелә. "Барки Точик" дәүләт ягулык ширкәте башкала Дүшәмбедә электрны 15 сәгатькә бирәчәк, илнең калган өлешендә электр көненә 3 сәгать биреләчәк.
Бу айда Үзбәкстан Таҗикстанга Төркмәнстан аша ягулык җибәрми башлады, чөнки Дүшәмбе белән Ташкент арасында яңа килешү имзаланмады.