Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американ ханымы берьюлы сигез бала тапкан


Лос Анжелес – Калифорниядә яшәүче бер ханым берьюлы сигез бала тапкан – алты малай, ике кыз.

Балаларны ярып алганнар. Операция ни бары биш минут дәвам иткән. Анда 18 табип катнашкан. Ханымның исеме хәбәр ителми.

Табиплар әйтүенчә, сабыйлар үзләрен яхшы хис итә. Вакытыннан алда туган бу балалар кимендә алты атна инкубаторда тотылачак.

Бу тарихта икенче шундый очрак. Беренче тапкыр бер ханымнан 8 бала 1998 елда Хьюстонда туган иде.

Берсе бер атнадан үлде. Калганнары исән-сау, узган елның декабрендә 10 яшен тутырганнар.

XS
SM
MD
LG