Обама моңарчы булган сәясәтне үзгәртергә җыена. Хәзер АКШ Якын Көнчыгыш белән хөрмәт һәм игътибар белән сөйләшәчәк. Барак Обама бу әңгәмәдә гаиләсендә мөселманнарның булуын, мөселман илендә яшәгәнен искә төшерде.
АКШ президенты Якын Көнчыгыш мәсьәләләрен хәл итү өчен вакытны әрәм итмәскә чакырды
"Минемчә иң мөһим нәрсә шул, АКШның бу эштә нәкъ менә хәзер катнашуы. Мин, АКШның Якын Көнчыгыштагы вәкиле Джорж Митчелга, эшне тыңлаудан башларга куштым. Чөнки АКШ еш кына эшне көчләп тагу, кушудан башлый иде. Без һәрвакыт бөтен факторларны белми идек. Шулай итеп, әйдәгез тыңлыйк,” диде Обама.
АКШ Якын Көнчыгыштагы рәсми вәкиле Митчел төбәк җитәкчеләрен тыңлау өчен юлга чыкты инде. Ул Израиль-Газзә низагында төп арадашчы булган Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән сөйләшергә җыена, шулай ук Үрдүнгә дә юл тотачак.
АКШ президенты Барак Обама Израиль һәм Фәләстинне дә сөйләшүләр башларга чакырды. Алар сайлаган юл тынычлыкка илтми, моны алар аңларга тиеш, диде Обама.
Американың яңа президенты әл-Арабия каналына биргән әңгәмәсендә Израиль һәм Фәләстиндә генә түгел, бөтен төбәк илләре белән яңача эшләргә җыенуы турында белдерде.
Иранга карата мәсәлән ул “йодрыкларны ачу” дигән сүзләрне кулланды.
“Минемчә безнең өчен Иран белән сөйләшүләр алып барү мөһим. Без алдагы берничә айда безнең яңа карашны һәм эш алымнарын тәкъдим итәрбез. Һәм мин вазыйфага керү чыгышында әйткәнчә, әгәр Иран кебек илләр йодрыкларын ача икән, без аларга кул сузырбыз,” диде Обама.
Иранга килгәндә, йодрыкны ачу ул БМОның уран баетуны туктату карарын үтәү дигән сүз .
Якын Көнчыгышта Обама белән сөйләшергә теләүчеләр бар. Элегрәк Сурия президенты Башар ал-Әссәд Дәмәшк Вашингтон белән эш итәргә әзер дип белдергән иде.
Әмма ул Вашингтонның шарт куймавын таләп ите.