Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта эшсез калган кеше үзен һәм гаиләсен үтерде


АКШның Лос Анҗелес каласында эшен югалткан бер ир кеше үз үзен, хатынын һәм 5 баласын үтергән.

Фаҗига урынына килгән полиция мондый куркыныч хәлне моңарчы күргәне булмаганын белдерде. Үлеме алдыннан калдырган хатында ир кеше хатыны һәм үзенең эш урыннарын югалтканын хәбәр иткән. Балаларны чит кулларга калдырмас өчен аларны да үзе белән алуларын язып калдырган.

Лос Анҗелес мэры мондый хәлләрнең торган саен күбрәк булуын белдерде һәм эшсез калган кешеләрне хакимиятләргә мөрәҗәгать итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG