Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосусый автобуслар хуҗасын канун бозуда гаеплиләр


Казандагы бердәнбер хосусый автобуслар хуҗасы Фердинанд Ганиевка каршы яңадан җинаять эше ачылды.

153 мартшрут белән йөрүче “Паз” автобуслары хуҗасы Ганиевны Җинаять кодексының 330 мәддәсе нигезендә “үз белдеге белән эш итү"дә гаеплиләр. Ул инде 2007 елның җәеннән бирле мәхкәмә юлын таптый икән.

“Комсомольская правда” язганча, Ганиев гаепләүләрне кире кага.

“Минем бөтен документларым бар, шәһәр транспорты тармагында хезмәт күрсәтүгә рөхсәт бар, салымнарны да түләп барам”, дип әйтә ул.

“Мине фәкать бу базардан китәргә мәҗбүр итәргә телиләр”, ди Ганиев.

Аның әйтүенә караганда, аның 18 автобусыннан шәһәрдә берсе генә йөри. 3 автобус яндырылган, тагын 14 машинага техник тикшерү станциясендә рөхсәт кәгазен бирмиләр, дип зарлана Ганиев. Аның фикеренчә, бу өстән кушу белән эшләнә.

Эшмәкәр үзенең автобусында бер бару бәясен 10 сум итеп кенә калдырды. Үткән елда шәһәр автобусларында бәя 15 сумга кадәр күтәрелгән иде. Ганиев мәхкамә эшләрен шушы бәя күтәрү белән дә бәйли.

Фердинанд Ганиевның әйтүенә караганда, шәһәр идарәсе зур кызыл автобусларны керткәннән соң, кеше ташу базарында юлчыларны үз машиналары белән йөрткән 6 гына эшмәкәр калган булган. “Хәзер инде мин генә калдым”, ди Ганиев.

Ганиевка каршы җинаять эшен бер ачканнар, бер япканнар. Соңгы тапкыр яңадан ачырга булганнар, ул моңа каршылык белдереп, Югары мәкхамәгә шикаять иткән, әмма ахыргы карар әлегә чыгарылмаган.

Күптән түгел Казанда зур кызыл автобусларга һөҗүмнәр булды, машиналарга һава мылтыгыннан атып тәрәзәләрен ваттылар. Автобусларга зур зыян килде. Хакимиятләр бу мәсьәләдә тикшерү башлаган иде.
XS
SM
MD
LG