Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак вилаятләрендә җирле сайлауның 1 туры узды


Гыйракта 2005 елдан бирле беренче җирле сайлау башланды. Бүген аның беренче туры узды. Бүген полиция, хәрбиләр, хастаханәләрдә ятучы авырулар һәм төрмәдә утыручы тоткыннар, барлыгы 600 меңләп кеше тавыш бирергә тиеш иде. Иминлек, сайлау тәртипсезлекләре һәм башка проблемалар булмасын өчен сайлау шулай ике турда үткәрелә.

Шимбә көнне 18 вилаятнең 14тендә сайлаулар үтәчәк. Сайлау комиссиясе вәкиле Хәмдия әл-Хөсәйни, Гыйрак сайлауга җентекләп әзерләнде, дип белдерде.

Көрдләр яшәгән 3 вилаяттә сайлау соңырак үтәчәк. Киркукта исә тавыш бирү иминлек булмавы аркасында билгесез вакытка кичектерелде.

Гыйракта 15 миллионлап кеше тавыш бирә ала.
XS
SM
MD
LG