Accessibility links

Франциядә ил күләм каршылык чарасы үтә


Франциядә бүген ил күләм каршылык чарасы үтә. Һөнәр берлекләре оештырган эш ташлау чарасының максаты президент Николя Саркозиның икътисади сәясәтенә ризасызлык белдерү һәм югарырак эш хаклары таләп итү.

Парижда метроның кайбер юллары туктый, шәһәрара поездлар йөреше киметелә, һава аланыннан кайбер очкычлар китмиячәк. Эш ташлау чарасы ил буйлап үтә, анда йөзләгән мең кеше катнашыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG