Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә шахтерлар эш ташлады


Бүген Чиләбе өлкәсе Коркино шәһәрендә шахтада эшләүче 600 кеше декабрь өчен түләнгән түбән эш хакына протест йөзеннән эшкә чыкмады. Эшчеләр ни бары 4 мең сум хезмәт хакы алган.

Чиләбе күмер ширкәте Копейски каласында үзенең ике шахтасын яңа елга кадәр үк япты. Коркино күмер базларында эш моңарчы әле бар иде. Әмма күмерне сатып алучы Южноуральск дәүләт район электр станциясе белән каршылыклар аркасында анда да эш тукталды.

Бүген каршылык чарасында катнашучылар Южноуральск каласына килеп станция каршында урам җыены уздырды. Электр станциясе арзанрак һәм яхшырак сыйфатлы күмерне Казакъстаннан ала башлаган. Чиләбе губернаторы Сумин тарафларны чираттан тыш утырышка җыйды. Шахтерлар бурычлар түләнми торып эшкә чыкмаячакларын белдерә.
XS
SM
MD
LG