Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьеры Эрдоган Давос җыенын ташлап китте


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган кичә Израиль президенты Шимон Перес белән Газзә сугышы турында бәхәсләшкәннән соң Давоста барган Дөнья Икътисади Форумын ташлап чыгып китте. Истанбул һава аланында моның өчен аны меңләгән кеше каһарман буларак каршы алды.

Һава аланына җыелган кешеләр "Давосны яулап алучы", "Дөнья юлбашчысы", "Төркия синең белән горурлана" дигән шигарьләр тоткан булган һәм Эрдоганны чәчәккә күмгән.

Төркия оппозициясе Эрдоганның бу адымын кискен тәнкыйтьләп чыкты. "Дипломатиядә мондый гамәлләр мөмкин түгел, Эрдоган Төркиянең тышкы сәясәтенә зыян салырлык хата ясады," диде оппозиция вәкилләре.

XS
SM
MD
LG