Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа сәхнәсендә - Туфан Миңнуллин әсәре


Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры коллективында премьера көтелә.

Талантлы коллектив күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның тагын бер әсәрен - әдипнең “Алты кызга бер кияү” исемле әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльнең премьерасы 12-13 февраль көннәренә тәгаенләнгән. Әле соңгы репетицияләр бара.

Төп рольләрдә Башкортстанның атказанган артисты Нәгыйм Нургалин, Ләйсән Рәхимова, Гөлшат Гайсина, Эльза Вәлиева һәм башкалар уйный. Премьерага Туфан Миңнуллинның үзенең дә килүе көтелә.

“Танылган драматургның бу әсәре өстендә эшкә бик теләп тотындык. Иҗат процессы да бик җиңел барды. Бик күңелле тамаша килеп чыкты”, ди спектакльлдә төп рольләрне башкарган Нәгыйм Нургалин белән Эльвира Саматова.

Яшь талантларның Туфан Миңнуллинның моңа кадәр башка театрлар сәхнәләрендә дә куелган “Җанкисәккәем” музыкаль комедиясен дә, башка әсәрләрен дә куйганы бар иде. Элекке премьераларга да Туфан Миңнуллин килеп, яшь артистларның үз әсәрләрен югары осталыкта сәхнәләштерүен әйтеп мактау сүзләрен җиткерде. Бу юлы да йөзгә кызыллык килмәслек тырышуларын әйтте артистлар.
XS
SM
MD
LG