Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Ганцевны хөкемгә тарту җайлаша


Башкортстан югары мәхкәмәсе “Башнефтехим” ширкәте генераль директоры, Башкортстан дәүләт җыелышы депутаты Виктор Ганцевның эшен тикшерүне туктатты.

Бу эш Русия югары мәхкәмәсе тарафыннан инде дүртенче тапкыр кире карау өчен, Уфага җибәрелгән иде. Әмма бу юлы да, төрле сәбәпләр белән, Башкортстан югары мәхкәмәсе бу эшне караудан баш тартты.

Шул ук вакытта тагын бер яңалык турында мәгълүм булды. Хәзер Виктор Ганцевны хөкемгә тарту өчен мәхкәмә карары таләп ителми дә икән. Русия Баш прокуратурасының тикшерү комитеты бу эшне хәзер үз карамагына ала һәм Виктор Ганцевны җинаять җаваплылыгына тарту хокугына ия, дип хәбәр ителде.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Виктор Ганцевны ил прокуратурасы 2007 елның май аеннан ук хөкемгә тарту буенча тикшерү эшләрен алып бара инде. 2000 елдан “Башнефтехим” ширкәте директоры булган вакытта Ганцев әфәнде алынган табышлардан 8 миллиард сумга кадәр салым түләмәүдә шикләнелә. Байконурдагы оффшор төбәкләрдәге ширкәтләргә табышларны күчерү тәртибендә эшләнгән бу кырын гамәл дип белдерелә. “Башнефтехим” - Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов карамагындагы ширкәтләрнең берсе.

XS
SM
MD
LG