Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовны котлыйлар


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка 7 февральдә 75 яшь тула. Туган көн белән алдан котлау бик хупланмаса да, президентны атна башында ук тәбрикли башладылар.

Республиканың барлык рәсми гәзитләрендә Мортаза Рәхимовка рәхмәт яудырган мәкаләләр басыла башлады. Президентны котлаучылар һәм аны күккә чөеп мактаучылар арасында югары түрәләр дә, спортчылар, сәнгать осталары, эшкуарлар да, башка һөнәр ияләре дә бар. Мәгълүм булуынча, Мортаза Рәхимовка җылы сүзләрне әйтә башлау өчен, вакытлы матбугат басмаларына киңәш ителгән.

Шул ук вакытта республика җәмәгатьчелеге арасында Мортаза Рәхимов, 75 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәч тә, вазифасыннан китә икән, дигән имеш-мимешләр дә киң таралды. Бу хакта ул гариза да язып куйган инде, имеш. Ләкин моңа ышанмаучылар да байтак. Чөнки Рәхимов әфәнденең президентлыктан китәчәге турында сүзләр соңгы ун елда әледән-әле куерып ала.

Хөкүмәт финанслаган газетларда Мортаза Рәхимовка мәдхия җырлаган мәкаләләр басылган бер вакытта президентның соңгы еллардагы эшчәнлеген тәнкыйть итүчеләр дә күп. Башкортстандагы киң билгеле галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин шулар исәбеннән. Туксанынчы елларда Ринат Гатауллин Мортаза Рәхимовка якын торучы шәхесләрнең берсе иде. Республика икътисадын реформалау программасын эшләүчеләрнең дә берсе ул. Шулай ук икътисад министры урынбасары, аннан соң хезмәт һәм социаль яклау минситры урынбасары, ике тапкыр республика Дәүләт Җыелышы депутаты булган кеше ул.

“Мортаза Рәхимовның эшчәнлеге ике чордан тора. Туксанынчы еллар азагына кадәр аның идарә итүе уңышлы булса, аннан соңгы ун ел чамасы вакытта республиканың түбәнгә тәгәрәве барды, - ди Ринат Гатауллин. – Милләтчелек тә артты. Һәр кеше үз вакытында китә белергә тиеш”.
XS
SM
MD
LG