Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коммунистлар урам җыены үткәрә


Шимбә көнне Русия коммунистлар партиясенең Башкортстан бүлеге вәкилләре Уфада урам җыены оештыра.

Каршылык чарасы Уфаның Ленин исемендәге мәйданында, башкала хакимияте бинасы каршында үтәчәк. Башкортстан коммунистлары бу чараны бөтенрусия ризасызлык чарасы кысаларында оештыруларын әйтә. Урам җыенының төп шигарьләре – эшсезлек һәм хәерчелек булмасын! Каршылык чарасына әзерлек күптән алып барылды, йортлар диварларына, мәйданнардагы элмә такталарга, кибетләр ишекләренә шушы урам җыены булачагы турында белдерүләр дә ябыштырылып чыккан иде. Урам җыенында күпчелеге, һәрвакыттагыча, өлкән яшьтәге кешеләр катнашыр дип көтелә. Шулай ук республиканың берләшкән оппозициясенә керүче башка кайбер иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә бу чарадан читтә калмаячагын белдергән.

Эшсезлек һәм хәерчелек Башкортстан киңлекләрендә дә колачлырак була бара. Башкортстан хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов та моны яңарак раслады. Аның сүзләренчә, узган ел азагында республикада 30 меңнән артык эшсез исәптә торган. Быел бу сан ике ярым тапкырга артырга мөмкин. Шулай да Башкортстан җитәкчеләре хәлне контрольдә тота дип ышандырырга тырышты министр әфәнде.

XS
SM
MD
LG