Accessibility links

Төньяк Корея Көньяк белән килешүләрне юкка чыгара


Төньяк Корея Көньяк Кореяны дошман сәясәте алып баруда гаепләп бөтен булган уртак килешүләрне гамәлдән чыгаруы турында белдерде. Төньякның телевидениесе хәбәр итүенчә, бу килешүләр арасында ике илнең Сары диңгез буйлап үткән чик буе турындагысы да бар.1999-2002 елларда Сары диңгездә ике ил арасында канлы бәрелешләр булды.

Давоста Дөнья Икътисади Форумында катнашкан Көньяк Корея премьер-министры Һан Сеунг-Су Пхеньян белән сөйләшеп булачагына өметләнүен әйтте.

XS
SM
MD
LG